17 сентябрь 2026 материаллары
-
Сәламәтлек
Температураны төшермәскә?!
Салкын тиеп, температура күтәрелүгә аны тизрәк төшерергә тырышабыз. Ә табиб Ираида Букина башка фикердә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» бульварының төзекләндерү эшләре тәмамланган өлешен ачты
Казанның Серов урамында 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар төзелеше тәмамланган. Бу Россиядә мөмкинлекләре чикле кешеләр ихтыяҗларына тулысынча җайлаштырылган беренче объект. Бүген аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан авылларында яшь ветеринарларга 500 әр мең сум түләргә ниятлиләр
Киләсе елның 1 гыйнварыннан районнарда дәүләт ветеринария оешмаларының яшь белгечләре бер тапкыр 500 мең сум ала башларга мөмкин. Бу җәһәттән проект хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Казанские ведомости».
-
Яңалыклар
Башкалада ачык территорияләрне тычканнарга каршы көзге эшкәртү эшләре башланды
ТР башкаласында ачык шәһәр территорияләрен кимерүчеләргә каршы көзге дератизация башланды. Салкыннар килгәнче Казан дезинфекция станциясе белгечләре 545,376 гектар мәйданны эшкәртергә тиеш. Эшләр ике атна элек башланды: бүгенге көнгә кимерүчеләргә каршы эшкәртү процедуралары 176,876 гектар мәйданда үткәрелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Күңел яктысы: Арча педагогика көллиятенең легендар директоры Илдус Сәгъдиев истәлегенә
Арча педагогика көллиятенең легендар директоры, меңнәрчә укучысының күңелләрендә якты нур кабызган Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев арабыздан китеп барды. 90 яшьлек юбилеен каршыларга нибары 100 көн калган иде.
-
Яңалыклар
«Африкадан Путинның улы» булырга хыялланган егет Президентка каһвә алып килгән
«Африкадан Путинның улы» булырга хыялланган Уганда егете Дэвис Акампурира Россия дәүләте башлыгына үзе үстергән каһвә алып килгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда Мэрның исемле стипендияләренә гаризалар кабул итү башланды
Әлеге бәйгедә яшьләр үзләренең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли хезмәтләрен тәкъдим итә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
Дәүләт советында экология турында сөйләштеләр
2026 елда Татарстан «Экологик иминлек» илкүләм проектының 3 федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Болар – «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» проектлары.
-
Яңалыклар
Кафе-рестораннарда фри бәрәңгесе һәм майда кыздырылган башка ризыклар юкка чыгарга мөмкин
Иҗтимагый кулланучылар оешмасы Премьер-министр Михаил Мишустинга җәмәгать туклануы оешмаларында фритюрдан файдалану һәм сохаридә, башка продуктларда әвәләнгән ризыкларны кыздыруны чикләү тәкъдиме белән хат җибәргән. Бу хакта «KazanFirst» «Коммерсантъ» мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Микрозаймнарны һәм коллекторлар эшчәнлеген тулысынча тыймакчылар
Дәүләт Думасында ЛДПР депутатлары микрофинанс оешмаларын тыюны, кредит бирүне бары тик банкларга гына калдыруны күздә тоткан закон проектын әзерләгән. Документ Хөкүмәткә бәяләүгә җибәрелгән, дип яза «ТАСС».
-
Җәмгыять
Зур экранда шагыйрә язмышы
Татарстанда Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» документаль нәфис фильмын төшерә башладылар. Кинокартинада күренекле татар шагыйрәсенең язмышы гына түгел, ә «Татнефть» тарафыннан төбәкнең әдәби мирасын саклауга юнәлдерелгән заманча проектлар да чагылдырылачак. Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган проект Компания грантына тормышка ашырыла.
-
МӨҺИМ
Соңгы бүләк: бүген Татарстанда әгъзалар күчереп утырту эше ничек көйләнгән?
Әгъза күчереп утырту – медицинада бернинди вакытка да буйсынмый торган юнәлеш. Табибларның эш сәгатенә көйләнми ул, дүшәмбе иртәсе белән дә исәпләшми. Ялы да, бәйрәме дә юк. Берәүнең гомер җебе өзелгәндә икенчесен саклап калырга мөмкинлек туса, бу мизгелне кичектерү җинаятькә тиң.
-
Яңалыклар
Руслан Гаджиев: «Нефть һәм кешеләр – Татарстанның төп байлыгы!»
Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлмәттә «СМП-Нефтегаз» компаниясе коллективы белән очрашты.
-
Яңалыклар
Герой-аналарга киләсе елдан автомат рәвештә 1 миллион сум түли башлаячаклар
“Герой-ана” исеменә лаек булган хатын–кызлар киләсе елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд аша автомат рәвештә бер тапкыр 1 миллион сум ала башлаячак. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков сүзләренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Казанда Росгвардиянең Җыр һәм бию академик ансамбле концерты булды
Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Россия Федерациясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен ордены белән бүләкләнгән Росгвардиянең Җыр һәм бию академик ансамбле чыгыш ясады.